Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айгөл Бариева Канаданың Ванкувер Сабан туенда чыгыш ясаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ванкуверда яшәүче татарларга сәламләү юллаган.

Танылган җырчы Айгөл Бариева Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган Сабан туенда чыгыш ясаган. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.  
  • Британия Колумбиясе провинциясе саналган Ванкувер каласында милли бәйрәмне 22 июльдә билгеләп үттеләр.  
Сабан туенда Айгөл Бариева җирле индеец белән чыгыш ясарга да өлгергән.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ванкуверда яшәүче татарларга сәламләвен юллаган. "Бәйрәмгә килүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре саны елдан-ел ишәя, аның популярлыгы арта, географиясе киңәя, мәдәни багланышлар ныгый бара. Быелгы Сабантуй, кайда яшәүләренә карамастан, барлык татарларның тормышында күренекле вакыйга булыр, дип ышанам. Һәркемгә чын йөрәктән күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим", - диелә Президентның сәламләвендә. 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев