Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Балалы солянка”да Рамил Шәрәповның әйткән сүзләренә Ләйсән Гыймаеваның ачуы чыга

26 гыйнварда “УНИКС” концертлар залында узган “Балалы солянка” катнашучылары гаиләләре белән төшкән берсеннән-берсе матур фотоларын интернет битләренә урнаштырды.

Шуның белән бергә, бу концертта Ләйсән Гыймаевага Рамил Шәрәповның кызларын ничек сәхнәгә чакырып чыгаруы ошамаган икәнлеген дә язды.

“Концертта алып баручы Рамил Шәрәповның кызларны Бәйрәмовалар, дип сәхнәгә чыгаруы бик дөрес булмады дип уйлыйм.

 

Балаларга бу фамилиянең бөтенләй катнашы юк. Бу псевдонимны Булат Татар радиосында эшли башлаган вакытларда истә калдырырга уңайлы булсын өчен сайлаган булган. Шуңа күрә ул сәхнәдә һәм медиа өлкәдә Булат Бәйрәмов дип билгеле. Ә чынлыкта, пасторт буенча Булат та, балалар да – Җиһангәрәевләр. Гаиләбездә дә бары тик шушы фамилия. Шуңа курә, икенче юлы мондый аңлашылмаучанлыклар булмас диеп уйлап калабыз.

Белсеннәр өчен яздым! Иремне, аның Әнисе хакын яклап язасым килде. Монда бернинди дә гаеп эш курмим”, дип уртаклашкан Ләйсән Гыймаева.

Фото: инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев