"Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын"
Бу көннәрдә балачакка кайтып килдем әле. Күз алдыма сабый вакытларым, рәхәтләнеп уйнауларым, әти-әниле бәхетле чагым килде. “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган күп кенә хәйрия чараларын алып баручы Алмаз Мирзаянов Казанда балачак бәйрәме ясады. Концерт дип әйтер идем, үзе әйтмешли, афишада мондый сүз юк. Хәер, Алмаз үзенең ниләр майтарып йөргәнен яшереп тормады.
– Татар эстрадасында болай да артистлар күп. Мин дә кечкенәдән җырчы булам дип үстем. Тик Мөслимнән Казанга килеп җиткәндә, бюджет урыннары беткән иде инде, – ди ул, шаяру катыш. – Мин әти белән әнидән акча сорарга яхшысынмадым. Укып тормадым, эшкә урнаштым. Бармен да, Кыш бабай да булырга туры килде. Бервакыт интернетта Илфак Шиһапов яза. “Карале, энекәш, гәүдәң дә килешле, кыяфәтең дә ничава. Ландыш Баһави дигән җырчының төркеменә синтезаторда уйнаган булып торучы егет кирәк. 300 сум түлиләр”, – ди бу. Ризалаштым. Ул акча җирдә аунап ятмый бит!
Беренче концертта катнашуы да безнең Түбән Яке авылында була. Синтезаторга басучы буларак килгән Алмазга, алып баручылары булмау сәбәпле, микрофон тоттыралар. Әле ул гынамы, ара-тирә юмор да сөйләргә кирәк бит. Алмаз бернинди әзерлексез була. Менә шулвакыт клуб мөдиренең әнисе Кәнифә апаның күлмәген киеп тә чыгыш ясый. Киюен кия дә, салырга оныта. Күлмәк Казанга китеп бара. Бу хатирәләргә байтак еллар узса да, узган ел үз тамашасын оештырып йөри башлаган егет иң беренче чыгышын янә безнең авылда ясады.
– Без – вай-файсыз балачаклы, бәхетле буын. И, рәхәт чаклар булган. Хәтерлисезме авыл өен, – диде ул. Тиз генә экскурсия дә уздырды. – Түр якта сервант, анда елга бер генә алына торган чәшкәләр. Тик нигәдер минем апалар аны өй җыештырган саен алып тузанын сөртә дә, тагын кире тыгып куя иде. Бер якта – кечкенә мич, икенчесендә – зурысы. Бер почмакта – әбинең караваты, икенче якта – әти-әнинеке. Алар чаршау белән әйләндереп алынган. Мич арасында – кул юа торган урын. Икенче якта – аралык. Сыер бозаулагач, анда бозау керә. Сездә шулай идеме ул?
Тамашачы, хатирәләр яңартып, әйе шул, карале нәкъ шулай бит, дип үз алдына сөйләнеп утыра.
– Беренче тапкыр телевизор алуны искә төшерик. Анда бары тик ике-өч канал күрсәтә. Кабызу өчен хәзерге кебек бер ноктага гына басасы түгел, иң элек стабилизаторны кабызасы. Аннан соң телевизор кушыла. Бөтен урам әбиләре безгә кереп кино карый. Гваделупаны кызганып елап утырулары әле дә күз алдында. Бай, миллионнары булган актриса өчен Яңа Бүләр авылы әбиләренең елаулары әле дә онытылмый. Кызык иде тормыш! Балачакта әтинең кырынганын карап торырга ярата идем. Пумаласын ала да бер күгәреп бетә язган савытка сабын суы сала. Ул кырыну бер сәнгатькә тиң. Әллә нинди кыяфәтләргә кереп бетә иде. Әле малай чакта үзем дә качып шулай эшләдем,– ди Алмаз. – Авыл киченең матурлыгына безнең кебек сокланучы булды микән? Айсыз төндә дә йолдыз санадык. Ул мәтрүшкә, каен себеркесе исләре... Әле дә борынны кытыклап тора кебек. Койма аша төшеп, күрше бакчадан алма урлаулар, яраткан кызларга хат язулар...
Болар мәңге хәтердән уелмас. Ярату дигәннән, әлегә кадәр ялгыз булуның сәбәбе дә – Мөслимдә яшәгәнгә, дип шаярта Алмаз. ”Юл ерак, әнигә кыз күрсәтәм дип кайта башлыйбыз да, кыз ошамый башлый. Мамадыштан кире борылабыз”, – ди ул.
Алмаз Мирзаяновка Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров үз фатихасын бирә. Моннан ике ел элек була бу хәл. “Энем, буең да бар. Матур сөйлисең дә. Без дә олыгаябыз. Сәхнәдә сөйләр кеше кирәк”, – дип, үз китапларын бүләк итә. Ә Алмазга шул гына кирәк тә. Әнгам Атнабаевның иҗатына мөкиббән киткән, шигырьләрен бер сулышта сөйләп биргән кешегә сәхнә тоту авыр булмаячак! Ул бүген дә хатирәләр яңартып, балачакның күңелле вакытларына алып кайтып кына калмады, тормышның мәгънәсен аңлата торган шигырьләр дә укыды. Юмор да булды. Әмма тирән мәгънәле, җаннарны биләп ала торган, тәрбияви иде ул. Татарстанның күп кенә район-авылларын бергә ураган иҗатташ дуслары да бәйрәмгә ямь өстәде.
Татар эстрадасы дигән зур корабта болай да җырчы күплеген яшерми Алмаз. “Өч кәчтүмем, 9 җырым бар. Максатым – кешеләрне бераз гына хыял диңгездә йөздерү. Безгә шул җитми”, – диде ул.
Өч сәгатькә сузылган тамашаның ничек узганын сизмәдек тә. Җырлар бетте, шигырьләр сөйләнде. Тамашачы аягүрә басып алкышлый. Әнә шулчакта Алмаз югалып калмады. “Әйдәгез, беренче җырны башкарабыз. Сез аны барыбер яхшылып тыңламадыгыз. Ул чакта сәхнәне карадыгыз, артистларның күлмәкләрен күзәттегез. Җыры да мәгънәле бит”, – диде. Рөстәм абый Зәкуановның “Дөньяны яратыйк” җырын башкарды. Халык алай да таралмады. Тамашачының сайлап алу мөмкинлеге булса да, тормышчан, гади, шул ук вакытта күңел кылларын тибрәтә торган чаралар җитми икән. Алмаз үзе дә: ”Җырчы түгел башым белән зал тутырып кеше килер димәгән идем“, – ди. Соңгы хәйрия кичәсендә дә сөйләшеп тордык. “Билетларны таратмыйм. Барысы да – кассада. 35 кеше килсә дә, җиренә җиткереп тамаша ясыйм. Ул бит беркем белмәгән Алмазны 70 күз күзәтә дигән сүз!” – дигән иде. Хәер, авылларда кем икәнен белмичә дә клубка җыелалар икән. Андагы тамашачы Казанныкы кебек тыйнак кына утырмый, үз фикерен сәхнәгә менеп әйтә. Саба районында бер әби менә болай ди: “Афишаңны күрдем дә, кем икән бу, дип чыктым. Концерт сүзе булмагач, әллә Кашпировский шикелле кешеме дип, чирләрне онытырга дип килгән идем. Бигрәк акай күзле икән бу, дим. Менә хәзер утыра торгач, күзеңнең алай зур түгеллеген күрдем. Син, улым, икенче елга фотога матуррак төш әле, яме”, – ди бу.
Казандагы концертына ул бик уңайсызланып кына, үзенең иҗатташ дусларыннан хәер-фатыйха алгач кына тәвәккәлли. Тамашачының яратуы, алкышлары исә күңелдәге икеләнүләрен юкка чыгарып, аңа канат куйды кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев