Теләче Информ

Данир Сабиров Илсөя Бәдретдинова белән ресторанга бара [фото-видео]

Күптән түгел Данир Сабировның Инстаграмында кызыклы фотолар пәйда булды дип язган идек. Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.

Күбесе бу фотоларның “постановочный” булуын билгеләп үтте.

Тагын бер яңалык: бүген Данир Сабиров белән Илсөя Бәдретдинова ресторанга барганнар. “Бигрәк матур итеп каршы алалар инде монда. Иң кадерле кунакларын көткән кебек… Сыйланып чыгар өчен генә барам бугай инде мин. Ит яратам бит. Ә бу итле ресторан” дип яза фотолар астына Илсөя Бәдретдинова.

 

 

 

Реклама

Ә Данир Сабиров рестораннан фотолар куймаган, Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән ханым белән таганда атынуларын төшереп видео урнаштырган.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: