Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Филипп Киркоров белән җырлаячак Тимур Рифат Зариповны бер елдан артык көтеп очраша [фото-видео]

Җырчы Рифат Зарипов һәм Миләүшә Сафина сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган Тимур Фазлыевның хәлен белешергә барганнар. Кечкенә Тимур бу очрашуны бер елдан артык көткән.

“Бик акыллы, тәртипле, чип-чиста итеп татарча сөйләшә, моңлы итеп җырлый, аңардан чишмә суыннан да чистарак, җылы, рәхәт энергия бөркелә” ди бу малай турында Рифат Зарипов.

Тәмләп, коймаклар белән чәй эчеп, матур итеп җырлашып утырганнар. Бик матур тавышы һәм җырларга сәләте булган Тимур шушы көннәрдә Мәскәүгә барып җыр бәйгесендә беренче урын яулап кайткан. Финалы ноябрьдә үтәчәк ди, сәхнәдә хәтта Филипп Киркоров белән дә чыгыш ясарга мөмкин икән!

“Аллаһ теләсә мин курә дә башлыйм, йөреп тә китәрмен әле” дигән Тимур Рифат Зариповка. Амин, шулай булсын дип телик!

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев