Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольгә чыга

Җырчы сүзлəренчə, бу аның күптəнге хыялы булган.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольлəре белəн чыга. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендə яза.

"Дуслар, ниһаять, минем күптəнге хыялым тормышка ашырга тора. Шушы хыялны тормышка ашырыр өчен бик күп көч салынды. Дуслар, коллегалар диимме, Аллаһы Тəгалə ярдəме белəн, шундый зур иҗади сəфəребезгə юл алабыз", - дип яза җырчы.

"Барлык мəгълүматларны социаль челтəрлəргə кертеп барырбыз, игътибар белəн күзəтеп барыгыз, дуслар!", - дип ышандыра Филүс Каһиров. 

 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев