Танылган җырчы Фирдүс Тямаев бер эштән дә чирканмый. Концерт алдыннан йөк машиналары баткан. Алар егетләр белән бергә шуны этеп йөргәннәр. Фирдүс машиналарны кар тоткыныннан чыгару процессы белән идарә итә. Кайсы якка, ничек барасын өйрәткәләп йөри.
Җиңел машина да карда батар дип шикләнәләр. Шул чакта Фирдүс аларны тынычландыра: “Чумса нитәбез”, ди. Мөгаен, бу сүзләр Тямаев төркемендәге кешеләр аңлый торган командадыр. Батса – чыгаралар, дип фаразлыйк.
Фото: скриншот инстаграм
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз