Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

ИлГәрәй белән Альбина Апанаева ни өчен берләшеп концертлар куюдан туктаган? (+ клиплар)

Альбина Апанаева белән ИлГәрәй берара уртак концертлар куеп йөрделәр дә, кинәт "аерылдылар". Ә быел ИлГәрәй Казанда һәм күп кенә районнарда Венер Сәлимов белән бергә концертлар оештырды. ИлГәрәй Альбина белән сүзгә килгәнме, яисә башка сәбәпләре бармы? Бу хакта үзләреннән сораштык. - Кияүгә чыгып, авырга узу сәбәпле, ИлГәрәй белән концерт оештыру мөмкинлеге...

Альбина Апанаева белән ИлГәрәй берара уртак концертлар куеп йөрделәр дә, кинәт "аерылдылар". Ә быел ИлГәрәй Казанда һәм күп кенә районнарда Венер Сәлимов белән бергә концертлар оештырды. ИлГәрәй Альбина белән сүзгә килгәнме, яисә башка сәбәпләре бармы? Бу хакта үзләреннән сораштык.

- Кияүгә чыгып, авырга узу сәбәпле, ИлГәрәй белән концерт оештыру мөмкинлеге булмады. Әмма дуслык җепләре сүтелмәде, әле дә бергә чыгыш ясаган чаклар булгалый. Венер Сәлимов белән оештырган концертларында да җырладым. Тиздән Чаллыга җырларга барырга җыенабыз, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Альбина Апанаева.

- Венер Сәлимов белән очраклы рәвештә концертлар куя башладык. Бервакыт безне Лаеш районының Хәерби авылына чакырдылар. Шул авылда бергә җырлап кайтканнан соң, уртак концерт оештыру уе барлыкка килде. Минемчә, без Венер белән бер-беребезне тулыландырып торабыз. Мин күбесенчә уйландыра торган, җитди җырлар башкарсам, Венерның репертуарында шаян җырлар күп, - диде ИлГәрәй.

ИлГәрәй белән Венер Сәлимовның концерт программасы "Ике артист бер сәхнәдә" дип атала. Егетләр тамаша дәвамында "Өйләнергәме яки өйләнмәскәме?" дигән темага бәхәсләшә. Тиздән Intertat.ru сайтында Казанда узган концерттан кызыклы репортаж күрә алачаксыз!

Эльвира Шакирова
Интертат

Шулай ук, сезнең игътибарга әлеге язмада телгә алынган өч җырчының да клипларын тәкъдим итәбез:

ИлГәрәй - "Үзем тапкан бәхет":

Альбина Апанаева - "Матур кызым":

Венер Сәлимов - "Әрмәт түгел, татар мин":

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев