Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Камал театрында "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була

Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган спектакльне режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелачак "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә узачак спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль. Быел дөнья җәмәгатьчелеге кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу чарадан читтә калмады. Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов. 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев