Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Казан егетләре” тормышлары һәм иҗатлары “Туган тел” белән бәйләнгәнен әйтте

Төркем 15 елдан артык “Туган тел” җырын башкара.

“Казан егетләре” төркеме егетләре шәһәрдә яшәсәләр дә, татар телендә аралаша, сөйләшә, рус телен сирәк куллана. Аларның тормышы “Туган тел” җыры белән бәйләнгән. “Казан егетләре” төркеме солистларының берсе Айдар Әгъләмов шундый фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Без авыл балалары, “Казан егетләре”нең һәрберсе авылда татар телендә сөйләшеп, татар булып үскән. Безнең өчен татар теле әни-әти теле, сорауларга русча җавап бирсәк тә, без татарча уйлыйбыз. Казанга күчкәч тә, ана-ата телен онытмадык. Мәдәният һәм сәнгать институтын бетереп, үзебезне иҗат белән бәйләдек”, - дип сөйләде җырчы.

““Казан егетләре” төркемендә эшли башлагач, безнең репертуарда “Туган тел” җыры бар иде, бу җыр безне туган тел белән бәйләде. 15 елдан артык бу җырны башкарабыз”, - диде солист.

Айдар Әгъләмов әйтүенчә, якыннарының, дусларының да татар телендә аралашулары туган телне онытмаска ярдәм итә. “Дусларыбыз барысы да татарлар, татар җанлы кешегә җан тарта, аралашырга, сөйләшергә җиңел”, - диде җырчы.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев