Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янында кунакта булды

Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

 Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узды. “Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янына кунакка килде, дип яза җирле басма.

Башта егетләр үзләре турында сөйләделәр. Төркем “Казан егетләре” дип аталса да, алар барысы да гади авыл егетләре.

Үзәк директоры Зөлфия Ганиева кунакларны үзәк белән таныштырды.

Аннары балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Азнакай егете Ислам Шәйдуллин артистларны якыннан күрүгә аеруча шат иде. Ул сәламәтләндерү үзәгенә күптәннән йөри. Үзе дә җырларга ярата, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.

Артистлар кечкенә тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X