Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Легендар Альберт Әсәдуллин юбилей концертын дога белән башлады

Альберт Әсәдуллинга – 70 яшь, иҗади эшчәнлегенә – 45 ел.

Беренче татар фолк-рок-операсында төп партияне башкарган легендар татар җырчысы Альберт Әсәдуллин юбилей концертын дога сүзләре белән башлады, “Тәфтиләү” белән дәвам итте. Казан концерты кичә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтте.

Альбер Әсәдуллин концертларны оештырырга ярдәм итүләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисенә рәхмәтләрен җиткерде. Үзе Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловтан Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатын кабул итте.

Альберт Әсәдуллинга – 70 яшь, иҗади эшчәнлегенә – 45 ел. Үзенең юбилей туры буларак Альберт Асадуллин Татарстанның биш шәһәрендә концертлар куйды. Болар – Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Казан шәһәрләре.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсәдуллин концертын татарча башлады, беренче өлешендә үз репертуарындагы татар җырларын башкарды. Программада артистның татарча “визит карточкасы” булган “Татарлар” җыры да бар иде.

 

Легендар җырчы белән бер сәхнәдә Олег Кувайцевның джаз-бенды, “Avenue» вокаль төркеме, “Болгарлар” Чаллы бию театры, “Яңа музыка” оркестры һәм Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады.

  • Альберт Әсәдуллин Казанда туып үскән, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 52 ел Петербургта яши. 1989 елда Мәсгудә Шәмсетдинованың Коръән сюжеты буенча язылган “Мәһди” рок-сюитасында төп партиясен башкарган иде. Режиссер – Дамир Сираҗиев.

 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев