Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Лилия Хәйруллина: "кошелёк белән ботен акчалар, карталар, документлар... ‘очты’.."

Лилия Хәйруллина тормышында күңелсез хәл булган: җырчы үзенең янчыгын югалткан. Алай гына да түгел, янчык эчендәге машина йөртү таныклыгы, башка документлар, карточкалар, дисконткалар, акчалар "очкан".

"Кибет һәм машина арасында ара 30 метр гына. Кем дә булса кесәгә кергәнме, төшеп калганмы - белмим. Моңарчы аны беркайчан да сумкадан аерым йөртмәгән идем. Төнне полициядә каршыладым. Табылмас инде ул... Ярата идем шуны. Аның каравы мин кайбер кешеләрнең миңа мөнәсәбәтен белдем. Югалтуларга караганда күбрәк таптым. Мине хөрмәт итүче, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Кемдер кофе белән кабартма алып килгән, кемдер бензинга акча, картага акча күчерделәр. Мондый искиткеч кешеләр булуына сөенәм", - ди Лилия Хәйруллина.

 

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев