Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Миләүшә Зарипова: “Сөт, икмәк, чәйдә бер ай яшәдем”

Миләүшә Зарипова үзенең инстаграм битендә @milausha1979 тормышы, көнкүреше турында сорауларга җавап бирүен дәвам итә. 19 гыйнварда ул эшенә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирде.

“Балачакта мин укытучы булып эшләргә хыялландым. Тик бизнесым укытуга да, балалар белән эшләүгә дә берничек тә бәйле түгел. Казанга мин авылдан килдем, институтка укырга кердем. Тулай торакта яшәгәндә эшсез тормадым, базарда да, кафеда да эшләдем. Ашарга да, кием-салымга да акчаны үземә эшләргә туры килде.

Инвалид коляскасына утыргач, пенсия акчасына гына яши алмаячагымны аңладым. Бу 2002 ел башы иде. Бу елларда Русиядә күпләр өчен авыр булды. Ул елларда аякларын парализацияләгән һәм өченче катта яшәгән кешене күз алдына китерегез. Шәхси компьютерлар ул вакытта байлыкка санала иде. Шулай итеп, мин өй телефонында бухгалтерлык фирмасында эш таптым. Эшем шалтыратуларга бәйле иде, тулы эш көне эшләдем.

Ул елларда Ашан һәм Карусель кебек кибет һәм базарларда пандуслар юк иде, коляскалы инвалид бер генә кибеткә дә эләгә алмады, шуңа күрә миңа азык-төлекне социаль хезмәткәрләр сатып алды.

Соңгы пенсиядән социаль хезмәткәргә, ипи, сөт һәм чәйгә түләгәннән соң, барлык акчаларымны рекламаларга салдым. Сөт, икмәк белән чәйдә мин киләсе пенсиягә кадәр яшәдем, 50 килограмм идем. Миңа бәхет елмайды һәм рекламага керткән акчаларым аклана башлады, шулай эш башланды.

Әлегә кадәр мин йөк ташу хезмәтендә эшлим, ләкин хәзер җитдирәк дәрәҗәдә. 14 ел элек беркемнән дә мораль һәм финанс ярдәм тоймыйча, тәвәккәлләп, бөтен акчаны салдым. Бүген бу бизнес аркасында миндә барлык уңайлыклар да бар”, дип уртаклашкан Миләүшә Зарипова. “Сөбханалла! Сокланам мин Сезгә, сез кешеләргә яшәү дәрте өстисез! Молодец, Миләүшә, синең шундый тырышлыгыңа, үз көчең белән шулай булдыра алуыңа бары тик сокланырга гына кала, Ходай сине алда да ташламасын. Көчле холыклы хатын-кыз. Моны булдырып чыгу өчен тырышлык кына түгел, бик акыллы да булу кирәктер. Минем исем китә, ничекләр булдырып чыга алдыгыз икән?”, дигән фикерләр калдырганнар бу язма астында. 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев