Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Нью-Йоркта Филүс Каһиров Аида Гарифуллинадан күбрәк тамашачы җыйган

Филүс Каһиров Нью-Йоркта бер үк көндә Аида Гарифуллина һәм Баста белән төрле мәйданнарда чыгыш ясаган.

"Нью-Йоркта Баста һәм Аида Гарифуллина белән бер көндә төрле мәйданнарда концерт бирдек. Без күбрәк халык җыйдык", - диде Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә. Журналистлар белән очрашу Филүснең АКШ һәм Канадада узган гастроль турнесына багышланган иде.

Филүс Каһировның иҗат төркеме АКШка 30 гыйнварда китеп, Казанга бүген кайткан. Артистлар Канаданың Торонто, АКШның Вашингтон, Нью-Йорк, Питсбург һәм Майами шәһәрләрендә концертлар куйган. Концертта музыкантлар Гөлнара Ярмиева, Рөстәм Рәхмәтуллин, биючеләр Ренат һәм Татьяна Мифтахова катнашкан. Концертлар оештыруда чит илләрдәге милләттәшләребез, Татарстан хөкүмәте, иганәчеләр ярдәм иткән. 

Иҗат сәфәренең төп оештыручысы - Филүс Каһиров туганы, эшкуар Илмир Әхмәтҗанов. “Америкада узган сабан туе вакытында үзара гына сөйләшеп, Канада һәм Америка илләре буйлап иҗат сәфәре биреп алсак дигән уй туган иде, шушы уй тормышка ашты – бу безнең өчен зур вакыйга булды”, - диде Филүс Каһиров. Филүс Каһиров 6 телдә - татар, башкорт, рус, итальян, инглиз һәм төрек телендә җырлар башкарган. Репертуарда халык җырлары һәм классик җырлар яңгыраган. 

“Торонто, Нью-Йоркта узган концертларга якынча 140 кеше, башка шәһәрләрдә 60-80 кеше килде. Концертлар атна уртасында булганга күрә, барлык теләүчеләр дә килә алмады”, - дип билгеләп үтте Каһировның менеджеры һәм тормыш иптәше Элмира Каһирова. Билетлар уртача 40 доллардан сатылган.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X