Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Рамил Шарапов: «Барысына да үзем гаепле»

Популяр артист, юморист Рамил Шарапов Буа сатира театрыннан киткәннән соң, аны мактаучылар да, хурлаучылар да булды. Инде аннан киткәнгә дә шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ул сольный концертлар белән гастрольләрдә йөри. Чираттагы концертында Мүлмә авылында очраштык. Ачык йөз белән каршы алды һәм бик теләп сорауларыма җавап бирде.

БЕЛЕШМӘ:
Исеме: Шарапов Рамил Рафыйкъ улы;
Туган көне: 1990 елның 13 апреле;
Туган җире: Буа районының Адав-Толымбай авылы;
Гаиләсе: Әтисе — Рафыйкъ, әнисе — Равия,сеңлесе — Гөлназ, тормыш иптәше -Земфира, улы — Раян, кызы — Линара;
Белеме: Казан театр училищесы, Социаль-гуманитар белем институтында психолог белгечлеге алган, читтән торып Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.

  • Рамил абый, үзегез белән таныштырып китегез әле.
  • Мин зур колаклы, куе кашлы Рамил Шарапов. 1990 елның 13 апрелендә Буа районының Адав-Толымбай авылында тудым. 9 сыйныфны тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кердем. Ул вакытта буй бәләкәй, колаклар зур, кап-кара куе каш, шуңа күрә укырга алырга теләмәделәр. “Артист кеше матур булырга тиеш!” — диделәр. Ләкин аңа карамадым: тырыштым, барыбер дә кердем. Миңа ул вакытта Раил абый Садриев та булышты. Мәктәптә укыганда ук, Раил абый миңа бу юнәлештә этәргеч булып тора иде. Училищены бетергәч, Буа дәүләт сатира театрына кайттым. Театрда 5 ел эшләдем. Зур тәҗрибә тупладым. Аннан мин әкрен генә эстрадага кереп киттем. “Елмай”, “Җомга кичләре” проектларында эшләдем. Күпмедер популярлык шушы проектлардан килде миңа. 2009 елдан бирле эстрадада, сәхнәдә.
  • Ни өчен театр юнәлешен сайладыгыз?
  • Минем ике юл бар иде: хирург булырга яки артист. Мин инде чын-чынлап хирург булам дип уйлаган идем: каннан да курыкмадым, 9 нчы сыйныфны тәмамалап, биология фәненнән экзаменнар да биреп йөрдем, ләкин театр училищесының имтиханнары беренче булу сәбәпле, мин театр училищесына укырга кердем. Башка җиргә документлар да биреп тормадым.
  • Бүгенге әңгәмәбездә дә “Театр” сүзе берничә тапкыр кабатланды. Бу сүзне ишеткәч, сез нинди хисләр кичерәсез?
  • Дөресен генә әйткәндә, театр – ул чир, аңа аяк бастың икән, ул инде сине җибәрми. Ул — аерым бер дөнья, аерым бер гаилә. Ялганламыйм: бүгенге көндә дә театрны сагынам. Шуңа күрә күңелемдә театр белән бары тик якты һәм җылы хисләр генә.
  • Театрда эшли башлаганда уйнаган беренче рольләрегезне хәтерлисезме?
  • Театр булгач, төрле рольләрдә уйнарга туры килә. Беренче роль – дурак роле иде. Ул вакытта без дублер белән уйный идек, бер-беребезне алыштырып. Кем яхшы уйный, шул Себергә гастрольләргә барачак. Мин яңа училищены укып бетереп кайткан, миңа бар да кызык булып тоела. Себергә гастрольләргә барырга шул кадәр теләк зур … Авылга кайтып, йомшак кына итеп әйткәндә, табигать ягыннан бераз гына чикләшкән кешеләр белән сөйләшеп, аларга сценарияне укытып, аларның кыланмышларын кабатлый идем. Шулай сеңдереп барып, тырышып уйнап, Себер якларын урап кайттык. Халык бик җылы кабул итте.
  • Театрдан китүегезнең сәбәбе нидә?
  • Садикны бетереп, мәктәпкә барабыз, мәктәпне тәмамлап, оядан чыгып китәбез бит. Бу да шулай булды. Өйләнгәч, улым тугач, фикерләр үзгәрде. Артист кеше үсәргә тиеш. Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә — үзем гаепле.
  • Бүгенге көнгә килсәк, сез сольный концертлар белән гострольдә йөрисез. Телевидениедә төрле проектлар алып барасыз. Эстрадага ничек кереп киттегез?
  • Театрда эшләгән чакта ук, мин эстрадага кереп киттем. Иң беренче булып, “Елмай” проектында эшли башладым. Күпмедер популярлык миңа шушы проект аша килде дисәм, ялгышмам. Аннан Рифат Зарипов белән “Җомга киче” тапшыруын алып бара башладык. “Татарча солянка” проектларында катнаштым. Шулай әкертен генә эстрадага кереп киттем инде. Сольный карьерама килгәндә, әле бу төпләп чыгып барыш кына дип уйлыйм. Барысы да алда.
  • Рамил абый, гастрольләрдән тыш сез әле тамада да булып йөрисез, вакытыгыз ничек җитә?
  • Тамада булу – бу бер хобби кебек. Шалтыратып, тамада булырга чакырсалар, вакыт булса, мин бик теләп барам. Шуны әйтәсем килә: вакыт бит ул — ипи. Тырышасың инде, өлгергәненә барасың, өлгермәгәненә “Булдыра алмыйм” дип җавап бирәсең.
  • Нәтиҗә ясап әйтсәк, күңелегезгә кайсы өлкә якынрак: театырмы, эстрадамы яки телевидениемы? Беренче урынга кайсын куяр идегез?
  • Һәр жанр минем өчен бик якын. Һәр кайсы күңелемдә үз урынын алып тора. Бәлкем, хәзер эстрада дип әйтсәм дә, барыбер күңел күбрәк театрга беренче урынны бирә. Чөнки мин барысын да театрдан башладым. Театр белән бергә үстем.
  • Киләчәккә нинди планнар кырасыз? Нәрсә белән янып-көеп йөрисез?
  • Киләчәк нигәдер куркыта, уйландыра. Киләчәкне алдан уйлап куеп булмый, чөнки бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Тик шушы юлны башлаганмын икән иде, Аллага тапшырып, шушы юлдан барып, үсәсе, халык мәхаббәтен югалтмыйсы иде. Сәхнә күңелемә бик якын. Планнарым да сәхнә белән бәйләнгән, шуңа күрә күңелем теләгән, яраткан эшем белән шөгыльләнергә телим. Гаиләмә килгәндә, балаларымны аякка бастырып, тормыш иптәшем белән исән-сау, бәхетле картлыкта оныкларны тәрбиялисе иде. Һәм әлбәттә халыкка хезмәт итәргә.
  • Рамил абый, җылы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Иҗади уңышлар сезгә!

 

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X