Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават һәм Азат Абитов: Кем кемне гафу итәр (ВИДЕО)

"Йөрәктәге яраларның сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, кем кемне гафу итәр..." Чулпан Зиннәтуллина көе һәм сүзләренә язылган әлеге популяр җыр аркасында татар эстрадасы мэтры Салават Фәтхетдинов һәм Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов арасында "кара мәче йөгереп узмасмы"? Әлеге видео социаль челтәрләрдә чыккач та шау-шу уятты, сәбәбе гади:

Тамашачылар җыр кем башкаруында яхшырак яңгырый дип бәхәсләшә. Бу уңайдан Ваһапов фестиваленең директоры Рифат Фәттахов "Матбугат.ру"га болай дип комментарий бирде:

«Әлбәттә, монда сүз чагыштыру турында бармый. Дөресен әйтим, мин Салават Фәтхетдиновның фанаты түгел, шулай да танырга мәҗбүрмен: татар җыр сәнгатендә Салаватның инде кабатланмас үз урыны бар, бүгенге яшьләргә Салават кебек 30 ел сәхнә тотарга Ходай насыйп итсә иде! Ә Азат Абитовка килгәндә, ул бу җырны бөтенләй башкача җырлый. Әйбәт җырлый! Димәк, аның үз йөзе бар дигән сүз" - диде Рифат Фәттахов.

Сез дә шулай уйлыйсызмы?

Фото: скриншот

Рәшит Ваһапов фестивале

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев