Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 гыйнвардан иминият пенсиясендәге фиксацияләнгән түләү күләме 5,3 мең сумга кадәр артты

2018 елда Россиядә пенсиянең уртача күләме 14,1 мең сум тәшкил итте.

2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләүнең күләме 5,3 мең сумга кадәр артты. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

"2019 елда иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләүнең күләме 5334,2 сум (узган ел ул 4983 сумга тигез иде) тәшкил итә. 80 яшькә җиткән пенсионерларга фиксацияләнгән түләү күләме ике тапкыр арта, ягъни ул быел 10668 сум булачак", - дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Россия Президенты Владимир Путин узган елның 3 октябрендә пенсия системасындагы үзгәрешләр турындагы законга кул куйды. Канун нигезендә, пенсия яше биш елга (ир-атларга – 65, хатын-кызларга 60 яшькә кадәр) арта.

2018 елда пенсиянең уртача күләме 14,1 мең сум тәшкил итте. Кабул ителгән закон нигезендә, 2019 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 15,4 мең, 2024 елда аена 20 мең сумга кадәр артачак.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев