Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

40нчы тапкыр уздырылачак «Фәйзуллин йөзүләре»нең урыны һәм вакыты билгеле булды

“Фәйзүллин йөзүләре” журналистлар, язучылар, иҗат әһелләре арасында көтеп алынган бәйрәм. Ел саен җәйнең иң җылы көннәренең берсендә үткәрелә ул. Суда йөзү ярышыннан бигрәк әлеге чара иҗади дусларның аралашу урыны буларак кыйммәт. Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин гамәлгә керткән әлеге бәйрәм быел 40нчы тапкыр уздырыла. Димәк, юбилей.

“Быел бәйрәм 28 июль шимбә көнне Арча районы Казанбаш авылы сулыгында була, - дип сөйләде “Матбугат.ру” хәбәрчесенә Равил абый, - Барыгызны да көтеп калабыз. Бу спорт бәйрәме дә, әдәбият-сәнгать бәйрәме дә. Бүген җанлы аралашу кимеде, шуңа күрә мондый очрашулар аеруча сагындыра”. 

Журналистлар теленә “Фәйзуллин йөзүләре” булып кереп киткән бәйрәмне быел Арча районы хакимияте һәм Татарстанның Язучылар берлеге оештыра икән. Шуңа күрә быел ул тагын да оешканрак төстә узар дип көтелә. Чараның башлану вакыты 12:00. Казанлылар һәм башка яклар кем ничек килә ала, шулай килешле. Хәер, бүген машинасыз кеше калмады бугай инде. Кем үз машинасы белән, кем күмәкләшеп килер. “Фәйзуллин йөзүләре” – халыкчан, демократик бәйрәм. Быел да ул үзенең асылын саклап калыр, дип ышанабыз. 
 
Бәйрәмгә рәхим итегез!
 
Узган елгы Равил Фәйзуллин оештырган су буе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ карарга да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X