һава шартлары начарая
1 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә, урыны белән кар, буран. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра!
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев