Реклама
Легендар хәрби җитәкче үзенең юбилеен бүген Вәкиллек бинасында Офицерлар клубы әгъзалары белән билгеләп үтәчәк.
Бүген, 23 июльдә, армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Легендар хәрби җитәкче үзенең юбилеен бүген Вәкиллек бинасында Офицерлар клубы әгъзалары белән билгеләп үтәчәк.
Өлкән яшьтә булса да, Мәхмүт Гәрәев әле бүген дә Халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрендә актив катнаша, ветеран, галим һәм публицист буларак, илебез тарихының героик сәхифәләренә тап төшерүчеләргә омтылучылардан Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне яклый.
Мәхмүт Әхмәт улы ел саен диярлек Бөек Җиңү уңаеннан үткәрелүче парадта Россия Президенты Владимир Путин янында утыра.
Фото: Яков Абрамов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз