Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллы мөхтәсибәте Ураза гаетендә пылау өчен тарткалаш турында аңлатма бирде

Социаль челтәр кулланучылар Чаллы халкын дини бәйрәмнәрдә генә булса да үзләрен әдәпле тотарга өндәгән иде.

Чаллыда Җиңү паркында Ураза бәйрәмендә пылау тараткан вакыт сурәтләнгән видео кичә социаль челтәрләрдә таратылды. Чаллы мөхтәсибәте Ураза гаете вакытында пылау өчен тарткалаш килеп чыгу турында аңлатма бирде.

Челтәр кулланучылар Чаллы халкын дини бәйрәмнәрдә генә булса да үзләрен әдәпле тотарга өнди. Чаллы мөхтәсибәте шулай ук җәнҗаллы видеодан нәтиҗәләр ясаган.

"Җиңү паркында Ураза бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде һәм бу уңайдан шәһәр халкы тарафыннан зур кызыксыну булыр дип көтмәгән идек,  - дип аңлаттылар мөхтәсибәттә. — Яхшы ниятләрдән чыгып, меценатлар ике мең порция пылау әзерләгән иде. Кызганыч, алар һәр кешегә дә җитмәде".

 

"Бәлки оештыручылар пылауны тарату урынын биредә сайлап ялгышкандыр", - диде мөхтәсибәт вәкиле.

"Без бу тискәре тәҗрибәне исәпкә алачакбыз һәм алга таба оештыруда ялгышларга юл куймаска тырышачакбыз. Катнашучыларның күбесе бәйрәмнән канәгать калгандыр дип ышанабыз", — диделәр мөхтәсибәттә.
 

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев