Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар

Чаллыдагы беби-бокска яңа туган кызны ташлап калдырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

 

Басма мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл кичә иртән булган. Кама балалар диагностика үзәгендә урнаштырылган беби-бокста сигнализация эшли башлаган. Сабыйны биләү һәм сөлгегә төреп, сумкага салганнар һәм калдырып киткәннәр.

Хәзерге вакытта баланы бер ир-атның ташлап калдырганы гына билгеле.

Табиблар сабыйны караганнан соң, аның сау-сәламәт булуын һәм зыян күрмәвен ачыклаган.

 

«Иң беренчеләрдән булып баланы урламаганнармы икәнлеген ачыклау өчен җинаять эше кузгатылачак, — диде шәһәр Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер. — Аннары әгәр аны чынлап та ташлап калдырган булсалар, без сабыйга исем-фамилия бирәчәкбез, аны кызлыкка алу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәкбез».

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта кыз Кама балалар диагностика үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый һәм клиник-лаборатор тикшеренүләр үткәрелә.

Чыганак: http://maydan.tatar/challydagy-bebi-bokska-yana-tugan-sabyjny-tashlap-kaldyrgannar/

 

ФОТО: go.mail.ru/search_images?q=беби%20бокс&rf=go.mail.ru&fm=1#urlhash=7786135663261981856 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X