Фәния Хәлиуллова "Елама, ярсыма" җырын башкарган вакытта вафат булган.
Кичә Димитровград шәһәренең "Восход" мәдәният йортында концерт вакытында "Карлыгач" музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда егылып үлгән. Бу хакта Вконтактедагы "Димитровград Новости" төркеме хәбәр итте.
Концертта булучылар бу чыгышны видеога төшергән булган.
Фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз