Теләче Информ

Энгель Фәттахов гармунчылар парадын җитәкләде

Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады.

Кичә "Актаныш гармуннары" фестиваленең ачылыш тантанасындагы гармунчылар парадын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Әлеге парадта танылган гармунчылар - Ринат Валиев, Инсаф Хабибуллин, Мирзанур Фарукшин, Илгиз Закиров һәм башкалар катнашты.

Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучылар күп булу сәбәпле, алар бүлеп бирелгән вакытка сыеша алмадылар. Шуңа күрә бәйрәм концерты 18.00дә башланасы урынга, кичке җиделәр тулып киткәч кенә башланды. Бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде.

Реклама

"Актаныш гармуннары" фестивале 27-28 июль көннәрендә район үзәгендә уза. Бәйрәмгә бүген кич йомгак ясалачак, иң яхшы гармунчыларга махсус бүләкләр биреләчәк.

Фото: http://aktanysh.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: