Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Фәрит Мөхәммәтшин: Сөтнең литрына бәяләр 12–14 сум булганда сыер тоту үзен акламый

Татарстан сөткә түбән сатып алу бәяләрен компенсацияләүгә авыл халкына 800 млн сум акча юнәлтә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкына сөткә түбән сатып алу бәяләре шартларында сыер тотудан баш тартмаган һәм республикада савым көтүен саклау турында кайгырткан өчен рәхмәт белдерде.

“Сатып алу бәяләре төшү белән крестьяннар терлекләрнең баш санын киметә башлады. Берни эшләп тә булмый. Сөтнең литрына бәяләр 12–14 сум булганда сыерлар тоту үзен акламаганын аңлый бит алар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Болгарда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча узган зона семинар-киңәшмәсендә. Ул шундый гади булмаган шартларда да баш санын киметмәгән кешеләргә рәхмәт җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика бюджетыннан сөткә түбән сатып алу бәяләрен компенсацияләүгә авыл халкына 800 млн сум акча җибәрелгән. Ул шулай ук авыл дәрәҗәсендә зур булмаган кооперативлар булдырырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Без продукция җыюның бердәм системасын оештырачакбыз һәм авылда товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез”, - дип вәгъдә итте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Зона семинар-киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарга дәүләт ярдәме булганга терлекләрнең баш санын саклап калып булды, диде.

Уңай динамика Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Аксубай һәм Чирмешән районнарында күзәтелә. Министр сүзләренчә, Татарстан – Россиядә хуҗалык итүнең кече формаларына һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә елына 2 млрд сум акча бүлеп бирелүче бердәнбер төбәк. Фермерларга грант ярдәме дә елдан-ел арта бара.

Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республика парламенты башлыгы Спас районында булганда җирле осталар җыйган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен караган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев