Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Фәрит Мөхәммәтшин тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Һөнәри бәйрәм Россия Хөкүмәте карары белән биш ел элек булдырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һөнәри бәйрәм Россия Хөкүмәте карары белән биш ел элек булдырылган. “Өч йөз ел элек безнең илдә беренче тапкыр җинаять тикшерүе ике этапка: беренчел тикшерү һәм суд тикшерүенә бүленгән. Шуннан бирле үзгәреш булмаган. Аларның максаты гына шул килеш калган - оперативлык, профессиональлек һәм шәхес, дәүләт мәнфәгатьләренә каршы кылынган җинаять эшен гадел тикшерү", - дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаевка юллаган телеграммасында.

Республика парламенты җитәкчесе хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар теләгән.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев