Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

Көндез һәм кич Татарстан территориясендә бозлы яңгыр яварга мөмкин.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылганда куркынычсызлык чараларын искә төшерә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 28 июльдә көндез һәм кич республика территориясендә җилнең тизлеге 17-20 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Урыны белән бозлы яңгыр явуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк. Боз яуганда, урамга чыкмаска һәм тәрәзә яннарында тормау сорала. Урамда булганда, тынычрак җирә качарга, һич югы башны сумка белән булса да капларга киңәш ителә.

Балаларны караусыз калдырмаска кирәк.

Шулай ук сулыклар янында булырга, йөртүчеләргә шәһәр читенә чыгарга киңәш ителми. Юлларда тизлек режимын сакларга кирәк.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X