Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кагыйдә бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин

Кагыйдә бозу очраклары турында карарларны электрон рәвештә алу өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә язылу таләп ителә.

Хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Быелның август аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен теркәү комплекслары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге тудырылды. Әгәр кеше системада теркәлгән икән, аларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары ярдәмендә җибәрергә мөмкиннәр. Бу күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйм», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы Айрат Насыйров.

Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы дәүләт системаларындагы мәгълүматтан файдалану хокукын тәэмин итә. Исәп язуын өйдән чыкмыйча гына gosuslugi.ru сайтында теркәргә мөмкин. Моның өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк.

Татарстан территориясендәге кагыйдә бозу очраклары турында карарларны электрон рәвештә алу өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә язылу таләп ителә. 
 

 

Фото: архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев