Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан халкы лаеклы хезмәт хакы 68 мең сумнан да кимрәк була алмый дип саный

Татарстан башкаласында яшәүчеләр алырга теләгән хезмәт хакы күләме буенча Россиядә егерменче урынга чыкт.

Биредә яшәүчеләр алырга теләгән хезмәт хакы күләме буенча,  Казан Россия шәһәрләре арасында егерменче урынга чыккан. Казан халкы фикеренчә, нормаль тормыш өчен кирәкле хезмәт хакы 68 мең сумнан да ким була алмый.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының тикшеренүләреннән соң, шундый нәтиҗә чыгарганнар. Алар 250 меңнән артык кеше яшәгән Россия шәһәрләрендә узган социологик сораштыруга нигезләнгән.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең хезмәт хакы күләменә кагылышлы теләкләре Ростов-на-Дону, Севастополь һәм Липецк халкының теләкләре белән туры килә. Шул ук вакытта алар Россиядәге уртача күрсәткечтән бераз югарырак – тулаем алганда, Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр лаеклы хезмәт хакын 66 мең сум дип атаган.

 

Шул ук вакытта Казан Мәскәү, Грозный, Махачкала һәм Симферополь белән бергә лаеклы хезмәт хакына ирешкән кешеләр саны буенча лидерлар булган шәһәрләр арасында кала. Татарстан башкаласында андыйлар,сораштыру мәгълүматлары буенча, 32 процент.

Шулай ук Чаллы халкы алырга теләгән хезмәт хакы күләме буенча 35нче урынга чыккан. Алар бу санны 64 мең сум белән билгеләгән. Автошәһәрдә яшәүчеләрнең 29 проценты шушы дәрәҗәгә җиткән инде. Тагын 17 проценты моңа биш ел дәвамында ирешергә өметләнә.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев