Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан табибы Татарстан әләме белән Эльбруска күтәрелде

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реаниматологы 5 мең 642 метр биеклеккә сигез көн менгән.

Казан каласының 7нче клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлеге реаниматологы Федор Шипулин Эльбрусның көньяк өслегенә Татарстан әләмен алып менде.

Казан табибы туристлар төркеме белән бергә 8 көн дәвамында 5 мең 642 метр биеклеккә күтәрелгән.

«Мин башта әзерләндем: йөгердем, физик әзерлекне яхшырттым, тау чаңгысында йөрдем. Моңа кадәр сноубординг белән мавыктым. Уралга бардым. Эльбрус беренче шундый яуланган биеклегем. Без коллегабыз белән бергә күтәрелдек һәм менәр алдыннан герблы әләмне үзебез белән алырга булдык. Ә нишләп алмаска...», – дип сөйләде Федор Шипулин «Татар-информ» агентлыгына.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев