Казанда фирма директорын 65 млн сумга хөкем иткәннәр
В республике

Казанда фирма директорын 65 млн сумга хөкем иткәннәр

Казанда коммерция оешмасының 46 яшьлек җитәкчесен аеруча зур күләмдә салым түләүдән качуда гаепле дип тапканнар. Бу хакта Татарстан прокуратурасында хәбәр иттеләр.

2018 елның гыйнварыннан 2021 елның февраленә кадәр ир-ат аңлы рәвештә салым декларацияләренә һәм сатып алу китапларына 15 контрагент белән ялган килешүләр турында ялган мәгълүмат керткән. Бу аңа 65 млн сумнан артык НДС түләмәскә мөмкинлек биргән.

Суд директорны салымнардан тайпылу һәм түләү акчаларының хокуксыз әйләнеше турындагы маддәләр буенча гаепле дип таныды. Аңа гомуми режимлы колониядә 4 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Прокуратураның 65 млн сумнан артык зыянны каплау турындагы дәгъвасы тулысынча канәгатьләндерелгән. 

 


Нет комментариев