Казанда NeuroArt хакатоны старт алды
В республике

Казанда NeuroArt хакатоны старт алды

Бүген Татарстан башкаласында мәдәният өлкәсе өчен өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен, ясалма интеллект һәм нейротехнологияләрне кулланып инновацион цифрлы чишелешләр эшләүгә юнәлдерелгән neuroart хакатоны старт алды.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, катнашучылар хакатоннар аша теге яки бу предприятиенең киләчәк эшчәнлегендә кирәк булачак белгечлекләр буенча белемнәр ала.

Хакатон үзе программистларны, дизайнерларны, аналитикларны һәм мәдәният өлкәсендә белгечләрне берләштерүче интенсив ярыш булып тора. 2026 елда чараның төп максаты мәдәният учреждениеләренең: музейларның, театрларның, китапханәләрнең һәм мәгариф оешмаларының гамәли бурычларына юнәлдерелгән.

Быел ярышларда һәркайсында өчәр – бишәр кешедән торган 18 команда катнаша. Алар арасында Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казахстан командалары бар. Казахстан командасының иң озын исеме булып чыкты - "Қанағаттандырылмағандықтарыңызданлар», бу казах теленнән «канәгатьсезлек»дип тәрҗемә ителә. Сүз уңаеннан, бу команда хакатонда инде икенче тапкыр катнаша, өстәвенә, узган ел ул икенче урынны яулаган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»


Нет комментариев