Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырылган

Казан кешесен "Хулиганлык ниятләре белән кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү" маддәсе буенча гаеплиләр.

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау турында эш судка тапшырылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Мәскәү районы прокуратурасы "Хулиганлык ниятләре белән кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү" маддәсе буенча гаепләнүче 45 яшьлек Казан кешесенә карата гаепләү карарын раслады.

 

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 сентябрьдә Декабристлар урамындагы 129нчы йорт янында ир-ат 17 яшьлек инвалид егетне кыйнаган. Яшүсмер сәламәтлегенә зыян китерүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. 

Фото: tatar-inform.ru | Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X