Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда Хәтер көненә багышланган митингта 1552 ел корбаннарын искә алдылар

Митингта Сөембикә ханбикә истәлегенә мәчет төзү тәкъдиме әйтелде.

Бу минутларда Казанның Тинчурин паркында Хәтер көненә багышланган митинг бара. Хокук сакчылары сүзләренә караганда, чара башланган минутларында 180 ләп кеше теркәлгән.

Митинг "Уян, татар!" җыры белән ачылды. Аннары хәзрәт 1552 елда Казан ханлыгы яуланганда шәһит киткән корбаннар рухына дога кылды.

Г.Камал театры артисты Әзһәр Шакиров татар милләтенең олы фаҗигасенең сәбәбен аңлатырга тырышты. "1552 елгы фаҗига милләтнең рухын сындырды. Рухы беткән милләттә көч булмый. Безнең бабаларыбыз бик күп хата эшләгән, шушы фаҗигагә җиткергәннәр. 2018 елда, милләтебез бетәргә торган вакытта, безне татарлар "бабаларыбыз шулхәтле надан, акылсыз булган, бердәм булмаганнар" дип искә төшерәчәкләр, чөнки милләтнең бетүе турында сүз бара. Ләкин милләтнең фаҗигасен татар аңлыймы соң? Аңларлык булып тумаган ул. Сезне күргәч, күңелемдә рәхмәт хисләре туды, сезнең белән горурланам, сез кадерле кешеләрем, ләкин сез бик аз, күпчелегегез минем яшьтәге кешеләр", - дип чыгыш ясады Әзһәр Шакиров.

Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов митингта татарларны уянырга өндәгән ялкынлы шигырен сөйләде.

 

"Мәдәни җомга" газетасы мөхәррире, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы Вахит Имамов татар халкын дәүләтчелек рухын сакларга өндәде.

"Татар бервакытта да бирешмәгән, сынмаган. 1917 елны искә төшерегез. Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди күтәрелеп чыккан бит. Күп кешене концлагерьларда атып үтергәннәр. Үз телебез булсын дип йөрүчеләр әле дә күп. Шушыны оныкларга тапшырасы иде! Дәүләтчелек рухы үлмәсә, милләт үлми!"- диде Вахит Имамов.



Митингка килгән татар зыялылары Батырша һәм башка милләтпәрвәр шәхесләргә һәйкәл кую мәсьәләсен дә күтәрде. "Мөслимә" журналының баш мөхәррире Әлмирә Әдиятуллина Сөембикә-ханбикә исемендәге мәчет төзү тәкъдимен әйтте.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев