Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда троллейбус чит ил машинасына бәрелеп, юлны томалап куйган

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Минская һәм Фучик урамнары чатында килеп чыккан.

Казанда троллейбус чит ил машинасына бәрелгән һәм шул сәбәпле юл хәрәкәтенә комачаулык килгән. Һәлакәт бүген көндез Казанның Совет районында килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Фучик һәм Минская урамнары чатында троллейбус һәм «Субару» автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән», – дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фотодан күренгәнчә, бәрелешүдән соң чит ил машинасы юл читенә диярлек чыгып китгән. Троллейбус берничә хәрәкәт юлына аркылы баскан. Кроссоверның уң яктагы пассажир ишеге нык яньчелгән, машинаның фаралары да ватылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Аяз Исмагилов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев