Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз хастаханәдә үлгән

Кызны кома хәлендә Казан 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергән булганнар.

Тугызынчы каттан егылып төшкән кыз Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кыз хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, реанимациядә комада яткан. Ул алган имгәнүләрдән 15 сәгать 45 минутта үлә», – дип ачыкладылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кызның подъезд козырегына егылып төшкәнен, аның исән калуын хәбәр иткән иде.

 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев