Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Хәләл" комитетына рәис итеп Ирек хәзрәт Җиһаншин билгеләнде

2016 елдан бүгенгә кадәр Ирек Җиһаншин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде.

23 июльдән Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карары белән Ирек хәзрәт Җиһаншин “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе итеп билгеләнде.

Бүгенге көнгә кадәр Ирек Җиһаншин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры булып эшләде. Фондны ул 2016 елдан бирле җитәкләде.

Ирек хәзрәт “Мәрҗани” мәчете имамы, Россия ислам университеты проректоры, “Хәләл” стандартлары буенча комитет рәисе урынбасары һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире булып эшләде.

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоту һәм алга этәрү максаты белән оештырылды. 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X