Реклама
Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана.
21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Фото: https://pixabay.com | Free-Photos
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз