Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Күрмәүче велосипедчылар Парижга барышлый Чаллыда тукталган

Казахстан велосипедчылары алты ил, 30 шәһәр аша 5 мең чакрым юл узачак.

 

”Спортның чикләре юк” социаль проекты кысаларында Астана (Казахстан) – Париж (Франция) буйлап чыккан күрмәүче һәм начар күрүче велосипедчылар төркеме Чаллыда кунарга тукталган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Спортсменнар “Радуга” санаториесендә тукталганнар.

Автошәһәргә кадәр велосипедчылар тәүлегенә 10 чакрым узып, сигез көн килгән. Алар һәрбер шәһәрдә үзләренә ачык йөз күрсәтүләрен әйткән. Казахстан велосипедчыларын юлларда иминлек тәэмин итеп, полицейскийлар озата килгән.

Сәяхәткә чыкканчы күрмәүче һәм аларны партнерлары - күрүче велосипедчылар таныш булмаган. Команда булдыру өчен шактый вакыт кирәк булган.

 

Автошәһәрдән соң алар Казан ягына юнәлә. Татарстан башкаласында алар Казахстан республикасының генераль консуллыгында булырга планлаштыралар.

Фото: «Челнинские известия»

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев