Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мобилизацияләнүчеләр өчен кредит каникуллары турындагы закон проекты хупланды

РФ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты Россиянең мобилизацияләнгән гражданнары өчен кредит каникуллары турындагы закон проектын беренче укылышта карауны хуплады.

Закон кабул ителгән очракта өлешчә мобилизациягә эләгүче яисә контракт буенча хезмәт итүчеләр үзләренең кредит йөкләмәләрен вакытлыча үтәмәскә яисә ташламалы чор вакытында түләүләрнең киметелгән күләмен кертергә хокук алачак. Аны заемщик үзе билгеләячәк, ләкин ул хәрби хезмәт срогыннан озынрак була алмый.

Шундый ук хокукны мобилизацияләнгән һәм контрактчыларда тәрбиясендә булган заемщиклар - гаилә әгъзалары, шул исәптән беренче яки икенче төркем инвалид дип танылганнар һәм хәрби кешенең попечительлегендә булган затлар алачак.

РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкы хәрби кеше һәлак булган очракта заемщикның йөкләмәләренең туктатылырга мөмкин максималь күләмен ачыклаячак. Бурычларның максималь күләме кредитның төрләренә карап аерылып торырга мөмкин.

Дәүләт Думасы комитетына әле закон проекты 24 февральдән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы контрактчыларга кагылачакмы, юкмы икәнлеген билгеләргә кирәк булачак. Аның әгъзалары һәм кредит каникулларына хокукы булган тәрбиядәге кешеләр кертелгән исемлек төгәлләштереләчәк.

Украинада махсус хәрби операция бу елның 24 февраленнән бирле уза, аны РФ Президенты Владимир Путин башлады. 21 сентябрьдә ул илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/mobilizaciyalanucelar-ocen-kredit-kanikullary-turyndagy-zakon-proekty-xuplandy-5860630

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев