Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Парламент утырышында җирле үзидарә турында закон проектына төзәтмәләр каралачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге эшче төркем барлыгы 13 төзәтмә әзерләгән.

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 29 нчы утырышында җирле үзидарә турында федераль закон проектына төзәтмәләр каралачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге эшче төркем барлыгы 13 төзәтмә әзерләгән.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин комитет утырышында республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнгәнен әйткән иде. Закон проектында җирлекләрне гамәлдән чыгару турында сүз барганын күздә тотканда, 39 шәһәр һәм 872 авыл җирлеге — 911 муниципаль берәмлек бетерелергә мөмкин.

«Кешеләр эшен югалтмасмы дигән шөбһә бар иде. Ләкин, закон кабул ителгән очракта, авыл һәм шәһәр җирлекләренең кадрлар потенциалын мөмкин кадәр саклап калу мөмкинлеге булачак дигән нәтиҗәгә килдек, чөнки территориаль җирле үзидарә органнарын булдыру күздә тотыла», — дигән комитет рәисе Хәбибуллин.

Чыганак: https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев