Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Разил Вәлиев туган телне саклау өчен акча табуны саваплы гамәл дип атады

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе мәктәпләрне милли кадрлар белән тәэмин итәргә кирәклген әйтте.

ТР Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев дәүләт телен саклап калу өчен акча табуны саваплы гамәл дип атады. Бу хакта алдагы өч елга бюджет турында закон проекты турында фикер алышуда әйтте.

"Тулы бер халыкның, тулы бер милләтнең киләчәк язмышы хәл ителгәндә аның туган телен, республикабызның дәүләт телен саклап калу өчен акча табу саваплы эш саналырга тиеш. Без барыбыз да дөньядагы хәлләрне күреп торабыз, бюджет капчыгын тутыруның елдан-ел авырая барганын, республикабызның икътисади тотрыклылыгын саклау өчен җитәкчелекнең күпме көч куйганын яхшы аңлыйбыз. Безгә тәкъдим ителгән бюджет проектында болар һәммәсе дә чагылыш тапкан. Аны һичшиксез кабул итәргә кирәк. Әмма кабул иткән чакта халык сайлап куйган һәм халык үз наказларын биргән депутатлар сүзенә дә колак салсагыз, һич тә зыян булмас иде. Инде әйткәнемчә, камиллекнең чиге юк бит аның», - дип әйтте Разил Вәлиев.

Ул туган телне саклауда нәрсә эшләргә мөмкин булуын әйтте. «Без хәзер нәрсә эшли алабыз соң? Без хәзер, уңнан-сулдан ярдәм көтмичә, җиң сызганып үзебез булдыра алганны эшләргә тиешбез. Иң беренче чиратта милли мәктәпләребезнең матди-техник хәлен ныгытырга, аларны ата-аналар һәм балалар кызыгырлык итеп җиһазларга, заманындагы татар-төрек лицейлары кебек халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк», - ди комитет рәисе.

Разил Вәлиев алдагы бурычларны да билгеләп узды. «Президент үзенең еллык юлламасында әйткән мөстәкыйль Милли педагогика институты ачуны тизләтергә, мөмкин кадәр тиз арада мәктәпләребезне милли педагогик кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Өченчедән, татар телендәге дәреслекләрне әзерләү, рус телендәге дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү һәм бастырып чыгару эшен ашыктырырга кирәк. Дүртенчедән, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән тел сәясәте хакында аңлату эшләре алып бару зарур", - диде ул.

“Туган тел”, “Дәүләт теле” дип соңгы елларда кат-кат сөйли-сөйли телләрем телгәләнеп беткәнгә бүген инде бу хакта дәшми торырмын дигән идем, әмма булдыра алмадым, чөнки тел язмышының – халык язмышы, милләт язмышы икәнен бик яхшы беләм», - дип аңлатты үзенең чыгышын депутат.

Фото: gossov.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X