Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ришат Төхвәтуллинның хәйрия концертында бер генә хатын-кыз җырлаячак

28 июль Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Ришат Төхвәтуллин “Җәйге очрашулар” исемле бәйрәм оештыра. Бу бәйрәмнең максатын җырчының администраторы болай дип аңлатты:

– 7 ел элек Ришат үзенең авылында мәчетне төзеп бетерү өчен акча җыю максатыннан концерт үткәрә башлаган иде. 3 ел дәвамында концертлар куелды. Мәчет төзелеше тәмамланып, эшли башлагач та, башка хәйрия чаралары үткәрелде. Үзган ел бер авыру балага һәм балалар бакчасын төзекләндерүгә акча бирде. Быел да хәйрия концертында җыелган акчалар изге эшкә тотылачак.

Әлеге кичтә Ришатның иҗатташ дусларыннан Филүс Каһиров катнашачак. Әлбәттә, җырчының төркем артистлары да була. Җырчы хатын-кызлардан бары тик Алия Карачурина чыгыш ясаячак.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X