Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр билгеле

Җитештерү, транспорт, күчемсез милек һәм төзелеш өлкәләре вакансияләр саны буенча лидерлар рәтендә.

Транспорт, төзелеш өлкәләре, шулай ук җитештерү, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек тармаклары югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидер санала. Бу хакта ТАСС агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җитештерү, транспорт, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек өлкәләре - аена 80 мең сум һәм аннан да югарырак хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидерлар рәтендә», - дип белдерделәр ведомствода.

Инженерлар, прораблар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелештә участок башлыклары, бульдозер машинистлары, маркшейдерлар, йөк транспорты шоферлары, транспорт ремонтлау буенча механиклар һ.б. югары хезмәт хакына өметләнә ала.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, очучылар, капитан ярдәмчеләренең хезмәт хакы 300-400 мең сумга җитә.  

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев