Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов: Присяжныйлар суды тарафыннан җинаять эшләрен ешрак карарга кирәк

2018 елда ТР Югары судына присяжный утырышчылар каравына тугыз җинаять эше килгән.

Присяжныйлар суды тарафыннан җинаять эшләрен ешрак карарга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР судьяларының XIII хисап конференциясендә шундый тәкъдим белән чыкты.

«Әлбәттә, бу шактый катлаулы бурыч. Әмма без шул рәвешле демократия дәрәҗәсен арттыра алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хисап конференциясендә республика судларының 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

XIII отчетная конференция судей Республики Татарстан

Мисал өчен, узган елда ТР Югары судына присяжный утырышчылар каравына тугыз җинаять эше килгән. Шуларның дүртесе буенча хөкем карары чыгарылган инде, бер гаепләнүчене аклаганнар.

ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев искәрткәнчә, 2018 елның 1 июненнән присяжныйлар район судларында да җинаять эшләрен карый башлаган.

«Район судларына җинаять эшен судта присяжный утырышчылар катнашында карау турында тугыз гариза килде. Присяжный утырышчылар катнашында бер җинаять эше тикшерелде – гаепләнүче акланды», - диде Илгиз Гыйләҗев. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев