Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Социаль түләүләр артачакмы?

Дәүләт Думасына пенсиягә социаль түләүләр турында закон проекты кертелде. Закон проекты проблемага Президент Федераль Җыенга юлламасында игътибар юнәлткәннән соң әзерләнгән.

 Хөкүмәт Дәүләт Думасына пенсионерларга социаль өстәмә түләүне яшәү минимумыннан тыш түләргә тәкъдим иткән закон проектын юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Закон проекты нигезендә пенсионерны матди тәэмин итүнең гомуми суммасын пенсия күләмен агымдагы индексацияләү (корректировкалау) һәм айлык акчалата түләүләрне исәпләүдән төшереп калдырырга тәкъдим ителә, алар Федерация субъектында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумы күләменнән артып түләнә", — диелә Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.

Социаль өстәмәләр алучыларга пенсиягә түләү субъектта билгеләнгән яшәү минимумыннан тыш индексация суммасын һәрвакыт түләячәкләр дип билгеләп үтелә. Эшләмәүче пенсионерларга шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан алмаган сумманы да түләячәкләр.

 

Закон проекты проблемага Президент Федераль Җыенга юлламасында игътибар юнәлткәннән соң әзерләнгән.

Документны Хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясе һәм Министрлар Кабинеты хуплаган инде.

Фото: архив/Эльвира Мубаракшина/Трудовая слава

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев