Теләче Информ

Татарстан синоптиклары кар һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез республика территориясендә һава температурасы -2дән -7гә кадәр салкын булачак.

Бүген Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Республика юлларында бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -5тән -10 градуска кадәр салкын булачак. Тәүлекнең якты вакытында -2, -7 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: