Татарстан синоптиклары томан һәм яңгырлар турында кисәтә
Республика территориясендә уртача җылы һава торышы саклана.
6 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, кайбер урыннарда, нигездә, төбәкнең көнчыгышында аз гына яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев