Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан сөт сату буенча әйдәп баручы төбәкләр арасына керде

Россиядә, узган ел белән чагыштырганда, сөт сатуның тәүлеклек күләме арткан.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан илдә сөт сатуның тәүлеклек күләме буенча әйдәп баручы төбәкләр арасына кергән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Алтай һәм Краснодар крайлары, Киров, Воронеж, Ленинград, Свердловск, Мәскәү, Белгород һәм Новосибирск өлкәләре, Удмуртия Республикасы да сөт сату буенча лидер төбәкләр арасында.

Шул ук вакытта федерация субъектлары арасында бер тәүлектә савып алынган сөт күләме буенча Ленинград, Калуга, Киров, Белгород, Калининград һәм Владимир өлкәләре, Краснодар крае, Кырым һәм Карелия республикалары әйдәп бара.

Тулаем алганда илдә 19 ноябрьгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан сөт сатуның тәүлеклек күләме 40,4 мең тонна тәшкил иткән. Бу 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 4,35 процентка (38,7 мең тонна) артыграк.

Бер сыердан савып алынган сөт күләме дә 0,87 килограммга артып, тәүлегенә 14,51 килограммга җиткән.
 

 

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев